+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июль 2021, 09:52

Урак өсте

Озын буйлы авыл егете әле дә күңелемдә.

Озын буйлы авыл егете әле дә күңелемдә.

Ямьле җәй ае. Чираттагы ялымнан эшкә чыккач, түрәм чакырып алды. Колхозларга ярдәм итәр өчен фәлән кадәр кеше кирәк, барырга теләмисеңме, диде. Мин бит комсомолка, дружина әгъзасы һәм романтик. Бик теләп риза булдым. Кичен клубларына чыгарга кияр өчен матур күлмәк­ләрне һәм, әлбәттә, эш киемнәрен әзерләдем. Ике көннән фабриканың проходное янында безне автобус көтә иде.

Көн кояшлы, матур. Җырлый-җырлый район үзәгенә килеп төштек. Безне озатырга директор урынбасары да килгән иде.
Район клубында берничә оешмадан килгән яшьләр җыелды. Колхозларга билгеләп, яшьләрне озата башладылар.

Унбиш­ләп кызны һәм бер егетне — безнең фабрика яшьләрен — бер авылга җибәрделәр.
Бригадир Александр абзый татарча да белә икән. Безне өйләргә таратып чыкты. Без тукталган йорт хуҗалары татарлар, бик яхшы каршы алдылар. Чәйләп алгач, авыл читендәге сулыкка киттек. Безне уздырганнар! Башка оешмадан килгән кызлар инде көлешә-көлешә су коена иде.

Авыл бик матур җирдә урнашкан. Тирә-ягы бик күркәм, өч яктан урман! Чикләвек агачлары да бик күп. Инде чикләвекләре өлгереп, мине өз дигән кебек, тәлгәш-тәлгәш асылынып тора.

Тик менә клублары бик иске! Клуб дисәң, хәтере калыр. Авыл мунчасыннан чак кына зуррак бер бина инде. Ә аның янында чикләвек агачлары тезелеп киткән.

Икенче көнне үк эшкә чыктык. Ындыр табагына ашлык чистартырга. Ток мөдире татар абзые. Бик мөлаем, инде өлкән яшьтә. Җырлый-җырлый эшлибез. Ял итеп тә алабыз эш арасында. Бер амбардан икенче амбарга ашлык ташый торган машина бар. “Газ-53”. Я Хода, аның да йөртүчесе татар икән. Исеме — Алик. Ул абый ял иткәндә мин ачкычын алам да, машинага утырып, амбардан чыгып, басуга юл тотам. Басуда комбайннар эшли. Каршыга ашлык төягән машиналар килә. Мине руль артында күргәч, кычкыртып үтәләр.

Көн артыннан көннәр үтте. Кызлар авыл егетләре белән танышып, дуслашып бетте. Тик минем генә егетләргә исем китмәде. Ә менә авылга килеп эшли башлавыма бер ай үткәч, кибетче апаның студент улы каникулга кайтты. Клубта уеннар уйнаганда танышып киттек, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Авыл читендәге урманнан дустымның кесәләрен чикләвек белән тутыра идек тә икенче авылга бара торган юлга чыга идек. Дустым билгә кадәр бөдрәләнеп төшкән чәчләремә гашыйк булды. Коңгырт куе чәчләрем бик матур шул!

Койма буенда чикләвек ашап, гармунга кушылып җырлап утыручы яшьләр безгә: “Сез пар килгәнсез”, — диделәр. Ә мин: “Әйе, пар шул, ул — булачак табиб, ә мин — фабрикада тегүче,” — дип көлеп куйдым. Ә дустым: “Минем әле күпме укыйсы! Кияүгә чыгып, биш елда биш бала табарга өлгерер”, — диде, моңсу гына елмаеп.

Никахлар күктә языла, диләр бит. Безнеке язылмаган булган шул. Без бары тик дуслар булып калдык. Язмыш насыйп иткән ярыма кияүгә чыгып, дүрт бала үстердек. Еллар үткәч, бер танышым белән элемтәгә кереп, яшьлек дустым турында белештем. Район үзәгенә кайткан, табиб булып эшли. Ике бала үстергәннәр. Ә хатыны минем адашым икән. Димәк, мин аның күңеленә кереп калганмын! Ул да минем күңел түрендә мәңге сүрелмәс кояш нуры булып калды.

Җәйләрен, йолдызлы төнге күккә карап торганда матур табигать кочагында урнашкан авылның акыллы, озын буйлы егете әле дә исемә төшә...

Нәфисә Гатиятуллина,
Чиләбе шәһәре.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: