+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 июль 2021, 13:12

"Үлсәләр, рәхәттә яшәр идем..."

16 яшьлек үсмер әтисе белән әнисенең чәенә агу салган...

Бу хәл турында шушы яшүсмернең авылдашы "ВКонтакте" социаль челтәренең "Сәер дөнья" дигән төркемендә язып калдырган.

"Бу хәлгә инде бер елдан артык үтте, әмма шуңа да карамастан, сезнең белән бүлешергә булдым әле. Авылыбызда бер хәерчерәк гаилә яши. Бер балалары бар. Аның башыннан һәрчак яшьтәшләре көлеп йөрде. Имеш тә, аларда булган әйберне аңа әти-әнисе алып бирә алмый.

16 яшь тулу белән малай әти-әнисеннән телефон алып бирүне сораган. Чираттагы тапкыр алардан "Акча юк" дигән җавапны ишеткәч, талашып, өйдән чыгып киткән. Иртән өенә кайтып, әти-әнисенең торуына чәй әзерләп куйган. Шуны эчкәнтән соң алар икесе дә үлемнән чак калды. Табиблар белдерүенчә, чәйдә агу булган.

Полиция тикшерүләр үткәрде, тик гаилә үз баласына карата гариза язмады инде. Иң башта егет, үз гаебен танымыйча: "Үлсәләр, рәхәттә яшәр идем...", диде.

Күпмедер вакыт соң гына ул, үз гаебен танып, алардан гафу үтенде. Ә без, авыл халкы, шушы проблеманы белгәч, акча җыеп, аңа кесә телефоны алып бирдек. Иптәшләре дә башкача аның башыннан көлмәскә вәгъдә бирде.

"Кайгы кешене берләштерә", дигән сүз дөрес ул", - дип язып калдырган авылдаш егет.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: