“Мине синең кебек аңлаган кеше юк, апам!” Зөһрәнең икенчегә кабатланган сүзләре бу юлы игътибарсыз калмады. Рәвия аңа карап елмайды. Бу елмаюда, гүя: “Рәхмәт, туганым, без дә бер-беребезне аңламагач, кем аңлар соң?” — дигән мәгънә ята иде. Кычкырып әйтмәсә дә, Зөһрә аның уйларын ишеткәндәй: “Юк, апа, мин синең кебек булалмадым... гафу ит”, — диде дә, яшьләренә буылды. “Ярый, булганы үткән инде хәзер, алдагы көннәрдә бер-беребезгә терәк булыйк, без бит бары ике бөртек кенә кыз туганнар”, — дип Рәвия, сеңлесе янына килеп, юрганын төзәткәләп куйды.
— Апа, утыр әле яныма. Килгәннән бирле чокынасың да чокынасың, ташла, эш бетми ул.
— Өлгергәнчә, булдыралганча караштырыйм димен инде. Операциядән соң сиңа сакланырга кирәк.
— Шулай инде анысы. Тик үзеңә дә алтмыш биш яшь бит, апа, шуңа да кыенсынам.
— Бер дә кыенсынма! Сәламәт тәнгә физик эш бер бәйрәм генә ул. Син кирәкмәгән нәрсә уйлама, йоклап алырга тырыш. Мин ашарга әзерләп алам.
Апасы артыннан аш-су бүлмәсенең ишеге ябылгач, Зөһрә күзләрен йомды. Йокларга бик тырышса да булдыра алмады. Тегеннән бер уй, моннан бер уй килеп чыгып, аны тарткалады, йолкыды. Шәһәр читендә, олылар әйтмешли, “сарай кадәр” йорт салып чыкканнарына да егерме елдан артык вакыт узып киткән икән. “Шулкадәр зур нигә кирәк?“ — диючеләр дә булды заманында. Ләкин башкалардан һәрвакыт өстен булырга өйрәнгән Зөһрә шулай теләде. Ире төзелеш трестында директор булып эшләсен дә, кешенекеннән артык булмасын, имеш! Кияүгә чыкканнан бирле май да бал эчендә генә йөзде Зөһрә. Маратның әтисе район җитәкчесе булган өчен генә түгел, ул үзе дә бик тырыш иде. Студент елларында төзелеш отрядларында эшләп ярыйсы гына җыйган акчасы да, өйләнешкәч, тәүдә баш инженер, аннары җитәкче булып китүе дә, өстенә өстәп кенә торды. Тик тормышларының бер китек җире бар иде — Аллаһы Тәгалә аларга бала бәхете бирмәде. Кырык яшькә җиткәнче, үзен артык нык яраткан Зөһрә, моңа артык пошыргаланып бармады. Елына берничә тапкыр ял йортында, диңгез буйларында арка кыздырып ятулары аңа күңеллерәк тоелды. Гел яшь, сәламәт килеш торырмын дигән уйлар гына иде аның башында. Берсеннән-берсе затлы киемнәр болай да чибәр Зөһрәне тагын да күркәмрәк итте. Дуслар, туганнар, хезмәттәшләр белән җыелышып утырганда, башкалардан аерылып торуын сизеп, сөенеп туялмый, җаны очынып күкләргә оча иде. Ире дә аңа карата үтә дә ихтирамлы һәм игътибарлы булды: “Йолдызым!” дип кенә эндәште. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диюләре очраклы түгел. Яшьли генә тол калган апасының йөрәгендә нинди утлар янганын ул белмәде дә, аңларга да теләмәде. Рәвия ялгыз яшәүнең авырлыгы турында ары-бире сүз кузгатса, аны ярты юлдан туктатыр иде: “Апа, бер син генә тол калгансыңмы әллә, дөнья тулы синең кебекләр белән. Тотасың да зарланасың, тотасың да зарланасың! Җизнине без үтермәгән бит, балаларың бар, ялгыз түгелсең. Акчаны миннән күбрәк эшлисең әле, мескенләнмә!”
Рәвия бер-ике тапкыр шундый искәртүләрдән соң эндәшмәс булды. Юк, матди ярдәм сораганы юк аның, исәбе дә юк иде. Бары бердәнбер кыз туганым дип кенә эчен бушатасы килүдән әйтелгән сүзләрен сеңлесенең гаепкә алуы аның йөрәген әрнетте. Әйе, сеңлесе кебек аз сәгатькә генә риза булып укытып йөрмәде ул, шуңа хезмәт хакы начар булмады. Дүрт баласының бер җилкәдә булып, аларны үстереп, укытып, олы юлга чыгару өчен җәйге ялларында колхоз басуында чөгендер утауга да һич авырсынмыйча йөрде ул. Авыл Советы җитәкчесе вазыйфасын да тартырга туры килде. Шуңа күрә, матди яктан әллә ни авырлык күрмәде. Тик сыңар канатыңның юклыгы иң авыр сынауларның берсе икәнен югалтканнар аңлыйдыр. Түгәрәк өстәл артына бергә чәйләп утырыр кешеңнең кадере ул үзе китеп баргач кына беленә икән... Менә шундый чакларда бер ояда канат чыгарган кан туганнары аңлар дип, ачыласы килә. Тик күп вакыт каты стенага килеп бәреләсең дә, маңгаеңнан чәчрәп килеп чыккан канны күрсәтмәс өчен, килгән якка атлап китеп барасың...
Зөһрәнең ире Марат кинәт кенә инсульт белән китеп баргач, иң беренче булып аның хәленә кергән кеше, әлбәттә, апасы булды. Баштарак сеңлесе аны шулай булырга тиеш дип кабул итте. Аның: “Апа, улың белән киленең хәзер үзләре дә дөнья көтәрлек, күч тә кил минем яныма. Йортның иркенлеген беләсең, үзең теләгәнчә яшәргә мөмкинлек бар”, — дигәнен Рәвия кире дә какмады, ризалык та бирмәде. Өч ай аның янында яшәгәч, үзләренә кайтырга җыена башлады. Балалары белән көн дә телефон аша сөйләшеп торсалар да, җанлы аралашуга җитәме соң?! Ярый ла, олы улы гаиләсе белән башкалада яшәгәч, килеп-китеп йөриләр. Калган өчесе авылда, менә кайтыр, менә кайтыр дип көтеп торалар. Төп йортта яшәгән кече улының балалары: “Дәү әни, сагындык!” дип кат-кат кабатлаулары соңгы вакытта колакларында инде чыңлап тора башлады. Аннары... Таһирын ничек ташлап китәргә соң? Зиярәт кылып, ничә еллар әз генә булса да, юаныч алып яши ич. Дөрес, хатын-кызларга аны еш кылырга ярамаганын белә ул. Догада иң мөһиме — ихласлык. Шуңа күрә, кайда укыса да, ялгышлык булмас, кабул гына булсын. Исән чагында бергә корган оясыннан, үстергән бакчаларынан, салган сукмакларыннан башка ничек яшәр соң? Хәләле сулаган һаваны сулаудан, ул эчкән суларны эчүдән дә тагын кадерлерәк ни бар? Сеңлесе дә кызганыч. Ире исән чагындагы кебек, йорт-бакча тирәсендә эшләүчеләре дә юк хәзер. Дус-ишләре әлегә хәл-әхвәл белешеп торалар да, тик күпмегә барыр, анысы да билгеле түгел. Чөнки аларның күбесе тәлинкә ялаучылар булганы гади күзгә дә аңлашылып тора. Шулай да, барысын да бер рәткә куеп булмый. Туганлык, дуслык, игелек, изгелек кадерен белүчеләр бар әле, бар... Ләкин һәркемнең үз дөньясы, үз эше, үз кыйбласы. Аларны, бер яктан, гаепләп тә булмый. Ниндидер югалтуга дучар булган, бәхетсезлеккә юлыккан, кайгы кичергән, сәламәтлеген югалткан кешеләрнең күбесе, Җир шары күчәре үзенең тирәли әйләнергә тиеш дип кабул итә башлый. Гомер буе игътибар үзәгендә булган Зөһрә дә, әлбәттә, нәкъ шулай булганын тели иде.
Рәвия ел әйләнәсе сеңлесе янында тормаса да, аның янында еш булды. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, күптән түгел генә Зөһрәгә катлаулы операция кичерергә туры килде. Дәваханәдән кайтуына апасы тагын килеп җитте.
“Мине синең кебек аңлаган кеше юк, апам!” Бу сүзләрне әйткәндә, Зөһрә яшьләренә буыла. Аның күз алдыннан әллә күпме вакыйгалар тезелеп үтеп китә. Бүген сабый урынына караган апасына уйламыйча әйткән сүзләре, элекке битарафлыгы йөрәген телеп-телеп ала. Ә апасы, аны тизрәк аякка бастырырга теләп, белгән догаларын укый, гөлләренә җан өрә, йөрәк җылысын кушып, аш-су әзерләвен белә...
Люция Әблиева.