+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 июль 2021, 11:00

Ток суккан малайның хәле авыр...

Туймазы районының Балтай авылыннан 10 яшьлек малай белән булган бәхетсезлекнең күпләрне шаккатыруы турында язган идек инде.

Ток суккан малайның хәле авыр...
Ток суккан малайның хәле авыр...
 Исегезгә төшерәбез, 7 июльдә 10 яшьлек малай туплы уйнаганда трансформатор щитына тотына. Нәтиҗәдә, шаһитлар күз алдында ул көчле ток разряды алган. Хәзер малай Уфаның пешү үзәге реанимациясендә табиблар күзәтүе астында. Аның ике кул чугын да ампутацияләргә туры килгән.

Битараф булмаган гражданнар күпбалалы гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кереште, чөнки алда баланы озак тернәкләндерү курсы көтә. Малай реанимациядә булганда ул медицина хезмәткәрләренең җитди игътибары астында.

"Малайның хәле авыр. Киләсе атнада алга таба дәвалау тактикасы мәсьәләсен хәл итү өчен балалар травматологы һәм протезлаучы катнашлыгында консилиум җыю планлаштырыла", - дип хәбәр итте Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.

Ведомствода, вакыты җиткәч, дәүләт хисабына малайга кирәкле протезлар биреләчәк, дип тә өстиләр. Тик, министрлык вәкиле сүзләренә караганда, ул вакытка кадәр ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк булачак әле.

Расланмаган рәсми мәгълүматлар буенча, балага ампутация буенча тагын бер операция кирәк булуы ихтимал.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: