+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июль 2021, 16:01

"Бу инвалидларны юк итәргә кирәк..."

Яшь ир-егет инвалидны тукмаган.

"Бу инвалидларны юк итәргә кирәк..."
"Бу инвалидларны юк итәргә кирәк..."
Бу коточкыч хәл Башкортстанның Салават шәһәрендә булган. Бу хәлне шаһитлар, видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган.

"Карагыз әле, нинди коточкыч хәл. Яшь егет инвалидка, аңа юл бирмәгән өчен ике тапкыр аның башына тондырды. Ояты да юк. Кешеләр дә инвалидны якламый, үтә дә китә. Мин егеткә кычкыра башлагач, ул: "Инвалидлар достали! Аларны юк итәргә кирәк. Дөньяны бозып йөриләр", - йөриләр дип кычкырды.

Арытаба миңа да һөҗүм итеп карады. Мин йөгереп качтым. Ә инвалид аңа бер сүз дә әйтмәде. Янә креслосына утырды да алга таба китте.

Мин шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакыттым. Хәзер эзлиләр аны", - дип язып калдырган бер хатын-кыз.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: