+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 июль 2021, 14:04

Подъездта сыерлар йөри...

Бу ничек була икән?

Яңа Максимовкада яшәүче, Интернетта, социаль челтәрләрдә "Nata Nata" нигы астында утыручы республика хакимиятенең рәсми битендә яңа төзелеш территориясен яшелләндерү мәсьәләсе белән шөгыльләнүне сорап мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләренә караганда, төзүчеләр йортларны тапшырган һәм шәхси сектордан күпфатирлы йортлар территориясен койма белән аерып кую өчен бармакка бармак та сукмаганнар.

Нәтиҗәдә, урындагы халык көн саен табигать белән турыдан-туры "аралаша". Алар ишегалларында тирә-юньдәге күлләвектән су эчәргә, шул ук вакытта кешеләр утырткан үсентеләрне ашарга сыерлар килә. Әлбәттә, алар йорт хуҗаларына үзләренең монда булып китүләре турында белдерү өчен үзләреннән соң "тәбикмәкләр" дә калдыра.

Җитмәсә, алар йортларның подъездларына да керә һәм анда да үз "эшләрен" башкарып чыга.

Уфаның Калинин районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Вера Пояркова бу хәлнең контрольгә алынуы турында хәбәр иткән.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: