+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 июль 2021, 16:30

Алга, Тимур, син булдырасың!

2016 елда фехтование буенча Олимпия чемпионы Тимур Сафин тренеры спортчыны Токиода 2020 елгы Олимпиадага әзерләү нечкәлекләре белән уртаклашты. Русиянең атказанган тренеры Лира Грушина яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аның тәрбияләнүчесе өчен уңай роль уйнаганын билгеләп үтте.

Алга, Тимур, син булдырасың!
Алга, Тимур, син булдырасың!
"Без атнага дүрт-биш сәгать шөгыльләндек. Күнекмәләр Уфада спорт әзерлеге үзәге һәм балалар иҗат үзәге залларында узды, - диде тренер «Башинформ» хәбәрчесенә. - Пандемия безнең өчен уңай роль уйнады. Без ныклы әзерләндек һәм бик күп эш башкардык. Аерым алганда, көрәш алып бару тактикасын алыштырдык. Билгеле бер мизгелдә барлык көндәшләр дә аңа җайлашты инде, ә үзгәртеп кору өстендә эшләргә вакыт җитмәде".

Остазның сүзләренә караганда, Тимур Сафин бик тырыш спортчы. Лира Грушина үз тәрбияләнүчесе һәм Башкортстан спортчыларының чыгышларын телевизордан күзәтеп торачагын билгеләп үтте.

"Тимур минем белән элемтәдә. Мессенджер ярдәмендә шалтыратышабыз. Шулай ук шәхси исәптә чыгыш ясаучы Олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Аделина Заһидуллина белән дә элемтәдәбез", - диде Лира Грушина.

Русиянең атказанган тренеры Лира Грушина Тимур Сафин командага медаль яуларга ярдәм итә ала, дип саный.

«Старт составын аннан башка башларга кирәк. Аның белән башласалар, җыелма команда запассыз булачак. Һәрхәлдә, Тимур иң югары нәтиҗәләргә ирешә һәм илне һәм республиканы данлый", - дип саный Лира Грушина.

Искәртеп узабыз, Тимур Сафин 1 августта, якшәмбе көнне чыгыш ясаячак.

Фото"Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: