+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 июль 2021, 10:40

Икесе дә су төбенә киткән...

Балаларыгызны саклагыз!

Икесе дә су төбенә киткән...
Икесе дә су төбенә киткән...
Уфаның "Теплое" һәм "Карьерное" күлләрендә ике баланы коткарганнар.

"Теплое" күлендә берничә кыз ял итү зонасы янында коенган. Балаларны пляждан читтә күргәч, коткаручы аларга кисәтү ясар өчен юнәлгән. Әмма кызларның берсе бата башлаган. Коткаручы шунда ук суга ташлана һәм 11 яшьлек кызны ярга чыгара.

Тагын бер очрак "Карьерное" күлендә булган, анда ун яшьлек бала бата башлаган. Йөзә белмичә, тирәнлеккә кереп, су астына киткән. Бәхеткә, аны вакытында коткаручылар күреп ала, алар кызга коры җиргә чыгарга ярдәм итә.
 
Ике балага да медицина ярдәме кирәк булмаган.

Фото: собкор02.ру.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: