-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 июль 2021, 10:55

Көмешкә чыгарган булганнар...

Аппарат шартлап, фатирны җимергән, хуҗалар авыр хәлдә...

Көмешкә чыгарган булганнар...
Көмешкә чыгарган булганнар...
 Салаватта Матросов урамы, 50 адресы буенча урнашкан йортта көмешкә чыгарганда спирт парлары шартлаган.

Бу хәл турында хәбәр диспетчер пультына 29-30 июль төнендә килгән. Иске ике катлы йортта көмешкә аппараты парлары шартлаган. Нәтиҗәдә, кулдан ясалган аппаратта хәмер җитештерү белән шөгыльләнүчеләр фатирында балкон, шулай ук тәрәзә һәм ишекләр ватылган. Бәхеткә, бинада янгын башланмаган.

Аннан 30 кешене эвакуацияләгәннәр. Фатир хуҗасының 80 процент тәне пешкән, аның хатыны да дәваханәдә.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: