+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 август 2021, 12:00

Өч баласын ятим калдырып...

Бер атна элек югалган хатынның үле гәүдәсе табылган.

Өч баласын ятим калдырып...
Өч баласын ятим калдырып...
«Лиза Алерт Башкортстан» эзтабарлар отряды волонтерлары социаль челтәрләрдә күңелсез хәбәр җиткерде: бер атна элек Уфада югалган 38 яшьлек Регина Азиханованы үле килеш тапканнар.

Ул өеннән агымдагы елның 23 июлендә үк чыгып киткән һәм туганнары белән элемтәгә керүдән туктаган. Өйдә аны өч баласы һәм яраткан ире көтүе мәгълүм.

26 июльдән Регина Азиханованы эзләүгә "Лиза Алерт Башкортстан" эзтабарлар отряды волонтерлары да кушылды. Кызганычка каршы, эзләү фаҗига белән тәмамланды – хатын үле килеш табылган.

Иреклеләр аның үлеменең сәбәпләре турында, социаль челтәрләрдә үз берләшмәсенең эчке кагыйдәләренә һәм отряд Уставына таянып, хәбәр итми.

Фото: кр.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: