+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 август 2021, 09:25

Тагын бер бала... Бу юлы коеда

Уфада ачык коега биш яшьлек малай егылып төшкән.

Тагын бер бала... Бу юлы коеда
Тагын бер бала... Бу юлы коеда

Уфада ачык коега биш яшьлек малай егылып төшкән.

Башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, күңелсез хәл 1 август көнне Рыльский урамында теркәлгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай газонда йөгерә һәм кое капкачына баса, тегесе әйләнеп китә һәм бала белән бергә аска оча. Янәшәдә генә сабыйның әти-әнисе була, алар аны коедан мөстәкыйль рәвештә тартып алалар. Малайны дәваханәгә озаталар, ә урынга килгән коммуналчылар куркыныч коены яба.

Идарәдә ата-аналардан балалар белән тагын бер тапкыр сөйләшеп, кое янында уеннарның никадәр куркыныч булуын аңлатуларын үтенделәр.

Бу Уфада балаларның коега егылып төшүләренең беренче генә очрагы түгел. Апрельдә дә, мартта да шундый очраклар теркәлде. Ул чакта тиешле хезмәтләр башкаладагы бөтен коеларны тикшереп чыгарга тиеш иде. Ләкин шушындый очраклар һаман дәвам итә...

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: