+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 август 2021, 09:20

Төркиядә дүрт якташыбыз һәлак булган

Төркиянең Анталья провинциясендә Русия туристларын йөртүче автобус әйләнгән.

Төркиядә дүрт якташыбыз һәлак булган
Төркиядә дүрт якташыбыз һәлак булган

Төркиянең Анталья провинциясендә Русия туристларын йөртүче автобус әйләнгән.

Дүрт кеше һәлак булган, 16сы яраланган, дип хәбәр итәләр Төркия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Һәлакәт аэропорт юлы трассасында булган. Турфирма автобусы башта киртәгә бәрелә, аннары каршы як полосаны кисеп, әйләнә.

- 2 августта 18:00 сәгатьтә Манәвгать районында Антальяда ял иткән һәм туган илләренә юлланыр өчен аэропортка китеп барган 22 турист утырган автобус катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды, - дип хәбәр итә ТАСС генераль консуллыкка сылтама белән.

Һәлак булучылар арасында балалар юк. Зыян күргән биш кеше дәваханәгә китерелгән. Русиянең ике туристы реанимациядә.

Кайбер мәгълүматларына караганда, автобус Самара туристларын аэропортка илткән.

Фото: РИА Новости

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: