+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 август 2021, 11:45

Ике кеше янып үлгән

Фаҗига Баймак районында булган.

Ике кеше янып үлгән
Ике кеше янып үлгән

Фаҗига Баймак районында булган.

3 августта төнлә Баймак районының 2нче Иткол авылында Тынычлык урамы буенча урнашкан торак йортта янгын турында хәбәр килә. Вакыйга урынына ашыгыч хезмәтләр чыккан.

«Янгын сүндерү барышында 1983 елда туган ир-егетнең, 1980 елда туган хатын-кызның мәетләре табылган", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүгә 18 кеше һәм сигез берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеменә ачыларга кирәк булачак.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: