Башкортстанда ике көн элек батып үлгән 19 яшьлек егетне эзләү төгәлләнде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, фаҗига 1 августта ук Кушнаренко районында булган.
Яшь егет дуслары белән бергә Канлы күленә коенырга килә һәм бата. Аның гәүдәсен 3 августта гына күлдән водолазлар тартып чыгара.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан республика сулыкларында 134 кеше үлгән, шуларның 16сы – балалар. Бәхетсезлек очракларының күбесе кешеләрнең ял итү өчен җайлаштырылмаган урыннарда коенуы, шулай ук суга исерек хәлдә керүе сәбәпле килеп чыккан.
Фото: кп.ру