+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 август 2021, 09:30

Ике хатын бер ир өчен сугышкан

Нәтиҗәдә, берсе үтерелгән.

Ике хатын бер ир өчен сугышкан
Ике хатын бер ир өчен сугышкан
Нәтиҗәдә, берсе үтерелгән.

Уфада бер хатын танышын үтерүдә шикләнелә. Хәзерге вакытта аңа карата «кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр республика буенча Тикшерү комитетында.

Үз фатирында 36 яшьлек хатынның җәсәде табылу турында хәбәр 3 августта килә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 2 августында ике хатын һәм бер ирдән торган компания спиртлы эчемлекләр кулланган. Хатыннар арасында алар белән булган иргә карата көнләү нигезендә низаг туа. Ир икенче бүлмәгә чыккач, 35 яшьлек хатын танышының күкрәгенә һәм аркасына пычак кадаган, соңгысы шунда ук үлгән.

Башкортстан буенча Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, башта хатын, тикшерүне бутарга омтылып, бу хәлнең төрле версияләрен тәкъдим итә - ул өченче катнашучыны һәм ул көнне башка урында булган уртак танышларын гаепли.

Ләкин җыелган дәлилләр нәтиҗәсендә ханым, нәтиҗәдә, үз гаебен таныган.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: