+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 август 2021, 18:58

Эчкечелек бәласе

Өйдә бу гамәлгә “тормоз” куючы хатының да булмаса, эшләр харап икән.

Эчкечелек бәласе
Эчкечелек бәласе
Өйдә бу гамәлгә “тормоз” куючы хатының да булмаса, эшләр харап икән.

Ул көнне иртән Вилур бик иртә уянды. Ни өчен дигәндә, башы чатнап авырта иде. Күрәсең, кичә кич шешәдәш дуслары белән күбрәк салынган. Узган кичне дә ул бик аз хәтерли. Башта үзе иптәшләренә бер шешә көмешкә чыгарды, ә тегеләре күпме алып килгәндер — анысын инде хәтерләми. Хәтта өенә ничек кайтканын да — үзе кайта алганмы, әллә берәр дусты китергәнме?..

Вилур дөньяга узган гасырның алтмышынчы еллары азагында аваз салды. Әтисе Әхияр колхозда ат караучы булып эшли, әнисе Гөлфирә җәй көннәрендә авыл хатыннары белән чөгендер үстерә. Ә кышларын колхозда хатын-кызга эш юк.
Гаиләләрендә өч бала үстерәләр. Өлкәне — кыз, калган икесе малай. Ел артыннан еллар үтә торды. Балалар да үсте. Олы кызлары күрше авылга йөреп, урта мәктәпне тәмам­лады. Авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном һөнәре алды һәм, кияүгә чыгып, Стәрлетамак шәһәрендә төплән­де. Вилурның абыйсы да урта мәктәпне тәмамлады, СПТУда эретеп ябыштыручы һөнәре алды һәм Се­бергә йөреп эшли башлады. Тик гомере генә кыска булды аның, Себер­дән кайтышлый авариягә тарып, һәлак булды.
 
Алтмыш яшен тутырып, әтиләре Әхияр дә хаклы ялга чыкты. Буйга озын, төскә матур, кеше тыңлаучан абзый иде ул. Аңа кем генә мөрәҗә­гать итмәсен, берсенең дә үтенечен кире какмады, булышырга әзер тора иде мәрхүм. Хаклы ялга чыккач, ул тагын 15 еллап яшәде әле. Яшь чагында күргән авырлыклармы, әллә сугыштан соң Германия җирендә күргән михнәтләр аркасындамы, җитмештән соң авырый башлады һәм җитмеш биш яше тулар-тулмастан якты дөнья белән хушлашты. Ире үлгәннән соң хатыны Гөлфирә өйдә кече улы Вилур белән генә торып калды.
 
Вилур да күрше авыл мәктәбендә урта белем алды. Соңыннан СПТУда механизатор һөнәрен үзләштерде. Бик иркә, үзсүзле малай булып үсте ул: баштарак әнисеннән кача-поса тәмәке тартырга, соңрак күрше малайлары белән әче бал чөмерергә өйрәнде. Апасы янына барып, эшкә дә кереп карады. Тик аның еш кына эшкә “махмырдан” килүен күреп, эшеннән бушаттылар. Ул тагын авылына, әнисе янына кайтырга мәҗбүр булды.
Әнисе Гөлфирә ул вакытта хаклы ялда иде инде. Акрынлап ул да авырый башлады. Өй, йорт хуҗалыгын алып бара алмас булды. Ә Вилур колхоз фермасына терлекче булып эшкә урнашты. Каһәрле чир Гөлфи­рәне дә озак яшәтмәде. Бердәнбер көнне ул аны җир куенына алды. Вилур өйдә берьялгызы калды. Яше олы гына булса да, өйләнмәде. Әллә үзе теләмәде, әллә килүче булмады — белмәссең! Ә өйдә хатын-кыз булмаса, эчкечеләргә “тормоз” салучы булмый инде ул. Көн дә эштән кайтканда өенә ул чайкала-чайкала кайта иде.
 
1990 еллар. Илдә буталышлар бара. СССРны да юк иттеләр. Ил башына “демократлар” килде. Акчаның дәрәҗәсе төште, базарда, кибетләрдә әйберләрнең хакы нык үсте. Эш хакына хәтта бер ай яшәрлек азык та алып булмый башлады. Бик күп оешмалар эшен туктатты. Күпме еллар “миллионер” булып яшәгән колхозга да килеп җитте бу афәт. Фермалардагы малларны саттылар, машиналар, тракторлар гаражы да бушап калды. Колхоз бөлгенлеккә төште. Фермада эшләгән савучыларга, малчыларга да эш калмады. Халык бу хәлне, әлбәттә, авыр кичерде. Ә Вилур кебек эшләгән акчаларын “яшел елан” авызына тыгучыларга аеруча авыр булды.
 
...Ул көнне иртән Вилур башы чатнап авыртуга түзә алмыйча бик иртә уянды. Кичтән күбрәк салынган, ахры. Ул тиз генә киенде дә авыл буйлап көмешкә эзләргә чыгып китте. Эткә сөяк табыла, дигәндәй, тиз тапты ул “яртыны”. Башын төзәтте. Шулчак аның янына кичәге дуслары килеп керде. Җыелышып баш төзәткән арада көн үтеп, кич булганын да сизмәде алар. Ә караңгылана башлагач, лаякыл исерек Вилурны караватына салып, кайтып киттеләр. Шул йоклау Вилур өчен мәңгелек йокы булды да инде.
 
...Иртәнге сәгать дүртләр тирә­сендә авылда янгын чыкканын сизгән кешеләр килеп җиткәндә Вилурның өе дөрләп яна, якын килерлек түгел иде. Соңыннан караватта Вилурның сөякләрен генә таптылар.
 
Авылдашлары, ул сөякләрне җыеп, авыл зиратына илтеп күмде­ләр...
 
Менә шулай, “яшел елан” авылда тагын бер кешенең башына җитте...

Фуат Мусин.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: