-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 август 2021, 16:45

Савыгыр дип өметләнгән идек...

Бишбүләк районында гарасат вакытында җимерелгән түбә астында калган үсмер вафат булган.

Савыгыр дип өметләнгән идек...
Савыгыр дип өметләнгән идек...
Район хакимияте башлыгы Артур Зарипов бүген социаль челтәрләрдәге битендә 14 яшьлек кызның үлүе турында хәбәр итте.

"Иртән пост яздым һәм барысы да шулай тиз булыр дип уйламадым. Күптән түгел Настя китте. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын бер тамчыга булса да җиңеләйтү өчен сүзләр табу мөмкин түгел. Хәзер сезгә ничек авыр икәнлеген чамаларга гына мөмкин. Чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез", - дип язган Артур Зарипов.

Элегрәк Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында кызның хәле бик авыр, дип хәбәр иткәннәр иде. Ул Леонид Рошаль клиникасы белгечләре һәм Израильдән табиблар күзәтүе астында булган.

Исегезгә төшерәбез, 20 июль кичендә Бишбүләк авылында гарасат вакытында сәүдә үзәге бинасының түбәсе үтеп баручы үсмер өстенә очып төшә. Нәтиҗәдә, кыз төрле тән җәрәхәтләре ала, аны авыр хәлдә дәваханәгә салалар.

Хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: