-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 август 2021, 10:15

Моң яши

Аны буыннан-буынга тапшырып килүчеләр, шөкер, бар әле!Бәрәңге бакчасына чыгам. Тирә-якка моң агыла. Бакча артындагы күршебез Риф абый тальянында таныш көйләрне уйный: монысы — “Сарман”, монысы — “Шахта”... Бәрәңге төплә­реннән чүп үләннәрен өзә-өзә көй тың­лыйм. “Мәтрүшкәләр” көе мине уйларым белән еракка, балачакка алып кайта...

Моң яши
Моң яши

....Без, бер өер Кимай урамы балалары, качышлы, әбәкле уйнап йөрибез, чыр-чу киләбез. Көтү кайткан, маллар җыеп алынган, абзарларга ябылган. Ачык абзар капкасы аша әниләрнең чаж-чож чиләккә сөт сауганы, челләдә әлсерәп сөт тулы җиленнәрен “сөйрәп” кайткан сыер­ларның “ыһһһ... ыһһһ...” дип мышнаганы, күшәгәне ише­те­лә. Менә Кече Мата елгасыннан каз көтүләре кайтырга юлланды. Тимерхан бабайлар­ның ата казы бигрәк усал. Ике ояга унсигез бәбкә үстергән ана казларның бәбкәләре зур инде. Безнең йөгере­шеп-куышып уйнаганны яратмый ата каз. Елан кебек ал телен сузып ысылдап, канатларын җәеп, каршыбызга килә. Без дә хәйләсен беләбез. Кул бармакларын сузып, үзе кебек ысылдап күрсәткәч, каз, “тиргәшә-тиргәшә”, канатларын җыеп, муенын сузып, өере­нә барып кушыла. Аннан соң да “какылдап”, әллә күпме ара безне “әрләп” бара әле...


— Кычкырышмый гына уйнагыз! Әнә, Фазылбәк бабаегыз нинди матур итеп гармунда уйный, — ди әти шау-шулы уенга бирелгән урамыбыз балаларына...
Кече Мата елгасы аръягындагы икенче өйдә яшәүче Фазылбәк бабай тальянын суза. Йорт ягына караган тәрәзәләрен ачып куйганнар, аннан ап-ак челтәр җил искәндә җилфер-җилфер килә.


— Көй тыңлагыз, балалар, көй! — ди каршы як йортта яшәүче Муллаян бабай, капка алдындагы эскәмиясенә чыгып утырып. — Фазылбәк Хәйдәро­вич уйный. Менә бу “Сарман” көе, ба­лалар... Монысы — “Шахта”...


Муллаян бабай, башын иеп, уйга бирелеп тың­лый. Ә көй Кече Мата буендагы яшь таллыкка тарала...


Без дә тыңлыйбыз. Инде бабай уйнаганга хатыны Вакыйфә әби дә кушыла.


— “Мәтрүшкәләр” җыры. Ах, җырлый да соң Вакыйфә Талиповна! — дип соклана Муллаян бабай, башын чайкап куя.


Без уенга бирелгәнбез. Безнең өчен вакыт тукталган, шушы мизгел мәңге дәвам итәр сыман. Безнең әле бала чактан үсмер корына яңа кереп барган чагыбыз. Безгә “Шахта” ни, “Сарман” көе ни, “Мәтрүшкәләр” ни дә юкә чәчәге ни...


— Ии, шул мәтрүшкәнең нәрсәсе бар икән, һушлары китеп тыңлыйлар. Әнә, Көек чишмә буенда урман тулы үсә. Кирәк булса кочагы белән җыеп алып кайтып бирәм... — ди Флүрә.


Ул арада Каршы урман ягыннан җигүле атының арба чокырын яшел үлән белән тутырып Шамил бабайның кайтуы шәйләнә. Арба тәгәрмәчләре, шалдыр-шолдыр үзенә бер көй чыгарып, таныш ритм белән җилдерә. Колхозның Мата буе лагеренда сыерлар көтә. Бүген ял көне. Кеше печәнгә төшкәнче, юл, чокыр, басу буйларын чабып алып кайтып, карчыгы Мәлиха әби әйләндереп киптереп сәндерәсен тутырып куя. Җигүле ат шыбыр тиргә баткан, аны эре кигәвеннәр сырган. Атка “Актырнак” ияргән. Кап-кара этнең алгы тәпиләренең очлары гына ак. Шуңа кушылган кушамат ул. Акыллы эт. Актырнак, билгеле маршрутын “бозып”, безнең дә хәлне белеп китәргә онытмый. Рәфинә, зурәнисе Хәнифә әби мичтән яңа чыгарган ипинең кибән башын кисеп, өстенә май, шикәр ягып биргән ипи телеменнән Актырнакка өлеш чыгара. Мин кулымдагы прәннекне ыргытам. Актырнак без биргән күчтәнәчләрне “хап” иттереп йотып куя да, тагын тәмлене өмет итеп, күзләребезгә текәлә.


— Без керәндилебезне ашап бетердек шул инде, башка көнне сыйларбыз, Актырнак, яме, — диләр Флүрә белән Мәрзия.


Актырнак, аңлаган кыяфәттә, ризалык белдереп, баш кага. Ул арада Шамил бабай атына команда бирә:


— Әйдәәә!


Уенга бирелгән безгә ул “Әдәәә!” булып ишетелә. Актырнак, хуҗасы командасына буйсынып, шундук торып чаба. Арба өстендә утырган Шамил бабайның кулында төрле якка селтәнгән камчының эләгүеннән шүрләгән ат, акрынайган адымнарын тизләтеп, башын уңга салып талпынып ала да Мәлиха әби күптән ачып куйган зур капкадан килгән худка кереп югала, аның артыннан — Актырнак та...

* * *
— Сәлам, күрше, чыктыңмы, утыйсыңмы?


Күршем Фәнзия апаның сәламләве мине бүгенге тормышка, чынбарлыкка алып кайта.


Еллар үткән. Балачак, үсмер еллар күптән артта, еракта калган. Вакыт тукталмаган. Инде Фазылбәк бабай да, Вакыйфә әби дә, Муллаян бабай, Шамил бабай да, әти дә юк... Ә моң бар. Моң яши. “Шахта”, “Сарман” көйләре, “Мәтрүш­кә-ләр” җырын хәзер дулкынланмый тыңлый алмыйм. Бүген аларны күршебез Риф абый Хәмәт­нуров уйный. Ул яшәтә, моңны килер буыннарга җиткерә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: