6 августта Зуево авылында яшәүче 68 яшьлек ир иске фермага таба китеп барганда идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә. Шофер шунда ук һәлак була. Ул тракторын үзе ясаган булган.
Ир-атның утын артыннан урманга баруы билгеле.
"Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, бу хәлнең шартлары билгеләнә», - диелә ЮХХДИ хәбәрендә.
Фото: аиф.ру