Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 август 2021, 14:40

Өч яшьлек баласын балконга бикләгән

Бу "ана"ның тышта кыш булуына да исе китмәгән.

Өч яшьлек баласын балконга бикләгән
Күмертауда яшәүче бер ханым өч яшьлек улын кыш көне ярымшәрә килеш балконга чыгарганы өчен хөкем ителгән иде. Футболка һәм шортыда карда яланаяк басып торган баланы күршеләр күреп ала һәм полиция чакырта. Тәртип сакчыларына исерек ана улын шаярган өчен җәзалавын әйтә, ә менә баласына салкын тияргә, яки сабый туңарга мөмкин дип борчылмаган ул.

Нәтиҗәдә, хатынны 8 мең сум күләмендә штрафка тарттыралар. Тик ул суд таләбен үтәргә ашыкмый, шуңа күрә суд приставларына штраф түләмәгән өчен беркетмә төзергә туры килә. Шунда бурычлының «Кыйнау» мәддәсе буенча түләнмәгән тагын бер административ штрафы барлыгы ачыклана.

Нәтиҗәдә, ваемсыз әнигә ике штрафны да тулы күләмдә түләргә генә түгел, тиешле җәза да бирергә туры килгән. Ул 20 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.

Фото: aif.ru

 

Автор:Резеда Галикәева