+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 август 2021, 07:25

Дәваханәдә кыйнаганнар...

Нефтекама психоневрологик диспансерына китерелгән өлкән яшьтәге хатынны кем бу хәлгә төшергән?

Дәваханәдә кыйнаганнар...
Дәваханәдә кыйнаганнар...
Нефтекаманың психоневрология диспансерында «Альцгеймер авыруы» диагнозы белән 64 яшьлек хатынны китергәннәр. Шул көнне үк аны кыйнаганнар. Туганнары сүзләренә караганда, аның хәле начар булган: йөз-башы күгәргән, теше сынган, авыз куышлыгында зур гематома.

"Әни үзен начар хис итә, елый, начар йоклый, борчыла. Полициягә гариза яздык. Авыру, әлбәттә, кешене үзгәртә. Ләкин гомумән, ул конфликт китереп чыгаргандыр дип уйламыйм, гадәттә, әни тыныч кеше», – ди зыян күрүченең улы.

Хәзерге вакытта туганнары хатынны кем кыйнаганын белми: башка пациентлармы яки шул ук медицина хезмәткәрләреме.

Нефтекама шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, медицина персоналы булмаган вакытта, 4 пациент арасында сугыш чыккан, әлеге хәлләр 15 минут дәвамында булган.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хәлнең 5 августта  изоляторда килеп чыгуын билгелиләр.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: