+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 август 2021, 14:50

Ике гөмбә ашап агуланган

Мәләвез хокук сакчылары җиде яшьлек баланың үлеме буенча тикшерү үткәрә.

Ике гөмбә ашап агуланган
Ике гөмбә ашап агуланган
Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел июньдә малай әти-әниләреннән яшереп ике гөмбә ашаган, алар аның яшәү урыны буенча шәхси йорт ишегалдында үскән.

Соңрак бала сәламәтлеге начарлануын хис итә. Башта аны дәваханәгә алып китәләр, аннары - Уфа медучреждениесенә, соңыннан Мәскәү хастаханәсенә күчерәләр. Әмма, күрсәтелгән медицина ярдәменә карамастан, ул вафат була.

"Тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы оештырды", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: