+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 август 2021, 17:53

"Баламны тугач та үтерәчәкмен..."

Авырга калган 10нчы сыйныф укучысы Интернет челтәрендә җан тетрәткеч язма бастырган.

"Өч ай элек мине йөргән егетем ташлады. Нәкъ шул көнне мин аңарга авырга калганымны хәбәр иткән идем. Бала безне аерды. Ул булмаса, без һаман бергә булыр идек. Ул миңа да, аңа да кирәкми. Табасым килми. Әмма әти-әнием икенчене сөйли. Алар миңа аборт эшләргә акча бирмәде.

Ә хәзер акчам булса да мин аны эшләтә алмыйм, соңга калдым. Әмма ул миңа кирәкми, аны тугач та үтерәчәкмен..." - дип язып калдырган кыз.

Бу язма күп кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Бу хәл хокук сакчыларын да кызыксындырган. Алар бу кызның кем икәнен ачыклаган.

Полиция хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, әлеге вакытта укучы кыз белән психологлар эшли.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: