+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 август 2021, 11:05

Эчмә, Иванушка, кәҗәгә әйләнерсең!

“Иванушки International” төркеменең элекке әгъзалары Игорь Сорин һәм Олег Яковлевны наркотикка һәм хәмергә бәйлелек үтергән, ә хәзер шушы яман гадәт Андрей Григорьев-Апполоновны гүргә сөйри, дип белдерде коллективны оештыручы Игорь Матвиенко үзенең 60 еллыгына багышланган зур интервьюда.

Эчмә, Иванушка, кәҗәгә әйләнерсең!
Эчмә, Иванушка, кәҗәгә әйләнерсең!
Игорь Соринның наркотиклар куллануы хакында продюсер солист төркемнән киткәч белә. “Ул наркотикта “утырган” кешеләрнең начар компаниясенә эләккән. Акча аз бул­ган, шуңа күрә кулланган мат­дәләрнең барысы да бик яхшы сыйфатлы булмаган. Хәер, нар­котикның нинди “сыйфатта” булуында аерма юк, нәтиҗә бер үк”, — дип авыр сулый Игорь Матвиенко.
Олег Яковлевның алкогольгә һәвәслеге турында ул белгән һәм хәтта “сөйләшүләр, ялварулар белән” аны туктатырга омтылган.
Хәзер, Игорь Матвиенко сүзләренә караганда, “Рыжий Иванушка” — Андрей Григорьев-Апполонов шундый хәлдә һәм бернинди йогынты чаралары да аны бу яман гадәтеннән туктатырга ярдәм итми. “Рыжий”ны штрафлар белән ничек туктатып булсын? Ул да үзен акрынлап үтерә”, — дип уфтана продюсер.
Андрейның хатыны да, иренең эчүенә түзә алмыйча, ике баласын алып, чыгып киткән. Алар аерылышкан. Хәзер инде ул икенчегә кияүгә чыгып, янә ике ул тудырган.
Игорь Сорин 1998 елда балконнан сикереп һәлак булды. Олег Яковлев 2017 елда бавыр циррозыннан үлде. Алар икесе дә төркемне үлемнәренә кадәр берничә ел кала ташлап киткән иде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: