Мәгълүм булуынча, Якутиядәге янгыннар инде бер атна дәвам итә, һәм күп кенә урындагы халык фаҗига аркасында түбәсез калды. Ут Бяс-Кюель авылына да килеп җиткән. Авылдан янгыннан бер генә йорт сакланып калган. Ул да булса - күрәзәченеке.
Шаһитлар сүзләренә караганда, бистәдә 90нчы еллардан бирле күрәзәчелек белән шөгыльләнүче Зоя Дуранова торагыннан тыш, барысы да янган. Якутлар аның күп кенә кешеләргә ярдәм итүен әйтә. Урындагы халык фикеренчә, бөтен тылсым көчен ул үз йортын коткаруга юнәлткән, шуңа күрә күршеләренә һәм туганнарына ярдәм итә алмаган.
- Янгын аның йорты янына якынлашканда ул кулларын күккә күтәрде, нидер сөйләде. Һәм шунда ук янгын туктады. Арытаба ул, көчсезләнеп, җиргә утырды , - дип сөйләгән бу хәл турында шаһитлар.
Фото: pixabai.com