+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 август 2021, 13:30

Инвалид бала дару ала алмый

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы даруга акча түләр өчен суд карарын көткән.

Инвалид бала дару ала алмый
Инвалид бала дару ала алмый

Суд карары белән Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы ике яшьлек инвалид балага кыйммәтле дару өчен акча түләячәк, дип хәбәр иттеләр төбәк Прокуратурасында.

Ведомствода белдерүләренчә, кызда сирәк очрый торган орфан авыруы, аңа 8 миллион сумлык препарат тиеш. Прокуратурада, сабыйда СМА (мускул атрофиясе), дип аңлаталар.

Кыйммәтле дарулар бирү турында Сәламәтлек саклау министрлыгына берничә тапкыр мөрәҗәгать итү нәтиҗәләрен бирмәгән.

Әмма соңрак Киров районы суды Прокуратура таләпләрен канәгатьләндерә, ә Башкортстанның Югары суды карарны үз көчендә калдыра.

- Суд карарының үтәлеше күзәтчелек ведомствосы контролендә, - диделәр Прокуратурада.

Фото: angels-project.at.ua

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: