Аларга карата ике җинаять эше кузгатылган. Тиздән гаепләнүчеләр суд каршына басачак. Бу хакта Башкортстанның Тикшерү комитеты хәбәр итте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның 14 октябрендә агалы-энеле болар бер хатын янына Чапаев урамындагы шәхси йортка кунакка килгән. Анда 33 яшьлек ир дә булган. Ике көн дәвамында ир-егетләр арасында ызгыш-талаш була: гаепләнүчеләр өченче кунак белән бәхәскә керә. Низаглар вакытында алар ирне кул, аяк, көрәк, урындык белән кыйнаган. 15 октябрь кичендә алар ирне өй подвалына япкан.
Икенче көнне гаепләнүчеләр зыян күрүчене үле килеш таба. Алар һәлакәт урыныннан торак хуҗасы белән бергә кача, соңыннан хатын караклардан аерылып китә һәм әтисенә барысын да сөйләп бирә. Шәхси йорт подвалында мәет табылу турында хәбәр хокук саклау органнарына 26 октябрьдә генә килгән. Җинаять кылганнан соң 10 көн дәвамында гаепләнүчеләр Уфада яшеренгән, шуннан соң поездда Новосибирскига китәргә маташкан. Аларны вакытында полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Икесе дә гаепләрен таныган.
Фото: kp.ru