+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 август 2021, 08:40

Автобус шартлаган

Бик күп кеше зыян күргән, бер хатын үлгән.

Автобус шартлаган
Автобус шартлаган
12 август кичендә Воронеж үзәгендә пассажир автобусында шартлау була.

Шаһитлар сүзләренә караганда, шартлау бик көчле булган: автобусның түбәсе өзелгән, тәрәзәләре һәм ишекләр ватылган.

Салонда булган 35 кешенең 18е зыян күргән. Воронеж өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты хәбәр иткәнчә, ике кеше реанимациягә китерелгән, аягының бер өлеше өзелгән хатын соңрак анда үлгән. 11 кеше дәваханәгә озатылган.

Якынча фаразлар буенча, автобуста газ җиһазлары шартлаган булырга мөмкин.

Фото: kommersant.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: