+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 август 2021, 14:47

"Минем бала наркоманга кияүгә чыкмаячак..."

64 яшьлек хатын оныгын туй көнендә базга бикләп куйган.

Новосибирскида туганнары кызны туй алдыннан ук урлаган, чөнки аларга кияү ошамаган.

33 яшьлек ир-егет һәм 25 яшьлек кыз, киленнең әти-әнисе ягыннан туйга каршылык булуына карамастан, өйләнешергә җыенган. Һәм менә туй көнендә кызның нәнәсе һәм абыйсы аны ирексезләп машинага утыртып, билгесез юнәлештә алып киткән. Арытаба алар аны бакча өендә базда бикләп куйган.

Кияү яраткан кызын таба алмагач, полициягә гариза язган. Хокук сакчылары кызны шул ук көнне тапкан.

Кызның нәнәсе хокук сакчыларына: "Минем кызым наркоманга кияүгә чыкмаячак", - дип белдергән.
Хәзер яшь егет полициягә язылган гаризасын кире алмаса, 64 яшьлек хатынга карата "Кеше урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачылырга мөмкин.

Фото: Риа новости сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: