+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 август 2021, 20:55

Русия самолеты фаҗигагә тарыган

Якынча фаразлар буенча, андагы бер кеше дә исән калмаган.

Русия самолеты фаҗигагә тарыган
Русия самолеты фаҗигагә тарыган

Бүген Русия Оборона министрлыгының янгын сүндерә торган самолеты Төркиядә һәлакәткә очраган.

Шаһитлар "Бе-200" самолетының янгын учагына су сибәргә якынлашканда килеп төшүен видеога төшереп торган. Кадрлардан күренгәнчә, самолет биеклеген киметә, аннары күренми башлый, берничә секундтан тау артыннан төтен баганасы күренә.


Якынча фараз буенча, табигый янгыннарны сүндерү өчен Төркия хакимияте Русиядән "Бе-200" самолетын арендага алып торган. Очкыч Мугла провинциясендә янгыннар сүндергән була. Ул су алганнан соң, тиешле биеклекне җыя алмаган һәм кыяга бәрелгән.

Бортта сигез кеше: Русиядән килгән биш хәрби хезмәткәр һәм Төркиядән өч вәкил була. Төркия матбугат чаралары белешмәсе буенча, борттагы кешеләр исән калмаган.


 Фаҗига сәбәпләрен ачыклау өчен Русия Оборона министрлыгы комиссиясе Төркиягә юнәлгән.

Фото: @enBursaHaber

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: