+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 август 2021, 14:00

Үзен дә, кызын да харап иткән

Фаҗига караңгы вакытта булган.

Үзен дә, кызын да харап иткән
Үзен дә, кызын да харап иткән
Бүздәк районы трассасында юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге ир һәм аның кызы һәлак булганнар. Бу хакта төбәк автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига кичә 22:30 сәгатьтә М-5 «Урал» автомобиль юлының 1361нче километрында булган. 81 яшьлек уфалы "ВАЗ" руле артында шушы ук юнәлештә китеп барган "Howo" йөк машинасына бәрелә.

Бәрелештән соң җиңел машина йөртүче һәлакәт урынында үлә. Пассажир утыргычында аның 46 яшьлек кызы була, табиблар аны дәваханәгә алып килергә өлгерә, әмма ул анда, аңына килмичә, үлә.

Хәзер юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерә.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: