Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 август 2021, 09:20

Ике бала реанимациядә

Яңавылда коточкыч фаҗига булган.

Ике бала реанимациядә
Трассадан китеп барган «Волга» машинасы җәмәгать тукталышына килеп кергән. Авария нәтиҗәсендә ике бала зыян күргән. Бу хакта «Яңавыл таңнары» гәзите хәбәр итте.

Алдан билгеле булганча, Можга авылында яшәүче 40 яшьлек ир идарә иткән машинаның тәгәрмәче шартлаган һәм ул идарәне югалткан.

Бәрелешү нәтиҗәсендә тукталыш павильоны тулысынча җимерелгән, ә машина тимер өеме астында калган.

Анда утырган биш һәм җиде яшьлек балалар реанимациядә.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева