+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 август 2021, 13:10

Сабыйны тәрәзәдән атып бәргән хатын... үзе табиб...

Ул Миякә районында балалар табибы булып зшләгән.

Кичә Стәрлетамак шәһәренең 1нче бала тудыру йортында булган коточкыч вакыйга бөтен республиканы тетрәндерде.

29 яшьлек хатын палатадагы күршесенең яңа туган баласын дәваханәнең 3нче кат тәрәзәсеннән ташлый. Бала алган җәрәхәтләрдән үлә.

Хатын декретка кадәр табиб-педиатр булып эшләгән. Аның бер баласы булган инде. Әти-әнисе декрет вакытында кызларының психик тотрыксызлыгын күреп ала. Бала табуга кадәр ул "депрессия" диагнозы белән психоневрология диспансерында күзәтү астында булган. Өенә канәгатьләнерлек хәлдә кайтарылган, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый.

«2 сәгать аерма белән ике пациенткага да кесарь кисеме эшләнде, аннары хатыннар реанимация бүлегенең гомум палатасына күчерелде. 17.30 сәгатьтә балаларны ашатырга алып килә башлыйлар, әлеге пациентка кинәт торып, аның белән бер палатада булган хатынның баласын ала һәм тәрәзәдән ташлый. Балага реанимация чаралары үткәрелде, алынган җәрәхәтләрдән сабый вафат булды», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

"Стәрлетамакның бала тудыру йортында булган очрак - безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, бу минем хәтеремдә беренче тапкыр булды, - диде стажлы акушер Римма Үтәшева. - Бу - безнең бала тудыруга ярдәм итү хезмәте һәм бөтен сәламәтлек саклау системасы өчен фаҗига. Баласын югалткан гаиләнең кайгысын чын күңелдән уртаклашам. Әлбәттә, бу хәлне хокук саклау органнары да, Сәламәтлек саклау министрлыгы да тикшерәчәк. Әмма үлгән сабыйны кире кайтарып булмый инде. Бу бик зур югалту. Мондый хәл беркайчан да кабатланырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, хәзер психик авырулар булган яшь хатын-кызлар күбәя. Бу өлкәдә безнең сәламәтлек саклау системасын яңадан карарга кирәк дип уйлыйм".

Фото: kp.ru

Сабыйны тәрәзәдән атып бәргән хатын... үзе табиб...
Сабыйны тәрәзәдән атып бәргән хатын... үзе табиб...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: