+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 август 2021, 18:20

Авыруны коткарганнар, ә үзләре...

Бүген Иглин юлында һәлак булганнарның шәхесләре билгеле

Уфа янында ашыгыч ярдәм машинасы һәм КамАЗ белән булган авариядә үлгән фельдшер медицина вузы студенты булып чыга. Ул бик нык арыган һәм булачак туе алдыннан эштән китәргә җыенган булган.

26 яшьлек Дамир БДМУда өченче курста укыган һәм Иглин район дәваханәсендә эшләгән. Фаҗига көнендә Дамир эшләгән ашыгыч ярдәм бригадасы бер пациентны ковид-госпитальгә илткән, ә кайтышлый авария булган. Аның белән бергә 56 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе Михаил М. вафат.

Иглин дәваханәсендә Дамир өч-дүрт елга якын эшләгән.

- Дамир медучилищедан соң БДМУга укырга керде. Яхшы егет иде, булачак табиб. Начар гадәтләре юк. Ул әнисенең бердәнбер улы иде. Бер кыз белән яшәде, язылышырга өлгермәделәр, балалары юк, - дип сөйли аның танышы.

Бүген иртән ашыгыч ярдәм машинасы КамАЗга килеп бәрелү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Машинаның тормоз системасы сафтан чыккан булуы мөмкин. Әле тикшерү бара.

Водительнең ике баласы калган.

Фото: bashnews.ru 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: