+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 август 2021, 16:21

"Әтиемнең интегүен телим..."

Балачагында әтисе тарафыннан тукмалып яшәгән кыз аңа багышлап Интернет челтәрендә язма бастырган.

"Бу дөньяда бар булганым өчен әниемә рәхмәтлемен. Әтием мине җәфалады гына. Аллаһка шөкер, аның өйдән чыгып киткәненә 6 ел булды.

Аның эштән исереп кайтып, әнине, мине тукмавы әле дә күз алдында тора. Кыш көне бернинди җылы киемсез өйдән куып чыгарганы да бар иде. Имеш тә, без аңа дуслары белән аракы эчеп утырырга комачаулыйбыз.

Әни генә аны гомер буе кызганды, түзеп торды. Аның өчен дәваханәләрдә ятты, сәламәтлеген бетерде. Бүген шул тукмаулар аркасында ятып кына тора.

Минем әтием юк. Шушы гамәлләрдән соң мин аны кеше дип тә әйтә алмый. Аның интегеп яшәвен телим..." - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: