+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 август 2021, 08:05

"Аерылышуны бик авыр кичергән иде..."

Благовещенскида 28 яшьлек Руслан Бикбулатовны эзлиләр.

"Аерылышуны бик авыр кичергән иде..."
"Аерылышуны бик авыр кичергән иде..."

Соңгы тапкыр ирне 14 августта кичке 5 тирәсендә күргәннәр, ул әти-әниләренә йөреп керергә чыгачагын әйтә. Шуннан соң берничә сәгатьтән ул күршеләренә кереп, фатир ачкычларын тапшыра һәм билгесез юнәлештә китә. Телефон, документлар һәм акча шулай ук өендә калган, хәзер туганнары аның өчен борчыла.

- Соңгы вакытта Руслан хатыны белән аерылуны бик авыр кичерде. Рәсми рәвештә алар аерылышмаган, бары бергә яшәмиләр. Аларның сигез яшьлек улы бар, ул да бик сагына әтисен. Руслан бу көннәрдә бик ябыкты, ә хәзер бөтенләй юкка чыкты. Без аның дусларыннан, танышларыннан сораштык, хатыныннан сорадык - аның кайда була алганын беркем дә белми, - дип авыр сулый югалган ирнең әнисе.

Русланны эзләүгә "Лиза Алерт" отряды кушылган.

 

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: