-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 август 2021, 07:10

Баламны күрсәтегез..."

Башкортстанда яңа туган сабыйны бала тудыру йорты тәрәзәсеннән ташлаган хатынны кулга алалар.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, яңа туган баланы үтерүдә гаепләнүче ике айга кулга алынган.

Хатынга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, ул тикшерү изоляторына күчереләчәк.

Судның күчмә утырышы вакытында шикләнелүче үз баласын күрергә теләвен әйткән һәм аны кулга алмавын үтенгән.

Bash порталы чыганаклары мәгълүматлары буенча, 29 яшьлек гаепләнүче хәзерге вакытта борчылу, импульсивлык, начар уйлар, суицидаль фикерләр булудан җәфа чигә. Шулай ук белгечләр хатын ни кылганын әлегә кадәр аңлый алмый, дип билгеләп үтә. Башка сүзләр белән әйткәндә, аның үз гамәлләренә карата тәнкыйте юк, аның өчен барысы да норма булып тоела.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр тарафыннан кирәкле медицина документлары алынды, эксперт тикшеренүләре комплексы билгеләнде, шул исәптән гаепләнүчегә карата психологик-психиатрия экспертизасы, шаһитлардан сорау алына, булган хәлләргә этәрә торган барлык сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә.

Фото: bash.news

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: