+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 август 2021, 16:00

Хатынның үз баласының язмышы билгеле

Кеше баласын үтерүдә гаепләнүче хатынның үз баласының язмышы билгеле булды.

Хатынның үз баласының язмышы билгеле
Хатынның үз баласының язмышы билгеле
Яңа туган кыз Миякә районында яшәүче әтисе белән гаиләдә калачак.

"Стәрлетамак шәһәренең бала тудыру йортында туган баланың гаиләсе профилактика системасы органнарында исәптә тормады. Матди һәм башка ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Сабыйның законлы вәкиле хокукларыннан мәхрүм ителмәгән һәм чикләнмәгән, яңа туган баланы учреждениедән чыгару мәсьәләсе алар тарафыннан шәхси тәртиптә хәл ителде. Опека органы ягыннан ярдәм таләп ителми», — диделәр Миякә районы хакимиятендә "Башинформ"га.

Муниципалитет вәкиле шулай ук опека органнары ситуацияне контрольдә тотачак һәм кирәк булганда гаиләгә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, дип билгеләп үтә.

Элегрәк Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова баласын югалткан гаилә белән психологлар эшләвен хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, 16 августта Стәрлетамак шәһәренең 1нче бала тудыру йортында 29 яшьлек пациентка дәваханәнең 3нче кат тәрәзәсеннән палата күршесенең баласын ташлаган иде.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: