-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 август 2021, 12:20

"Мин гафу итәм..."

Стәрлетамакның бала тудыру йортында сабые тәрәзәдән ташлау нәтиҗәсендә үлгән ана кичерешләре белән уртаклашты.

"Мин гафу итәм..."
"Мин гафу итәм..."
Виктория үзенең социаль челтәрләрдәге битендә «иң мөһим һәм ихлас» постын язган. Ул бөтен кешене дә: табибларны да, "бу үз-үзен белештермәгән хатын-кызны" да гафу итүен белдерә.

- 16 августта операция белән мин өченче сабыемны таптым. (Викториянең тагын ике улы бар.) Бу ирем белән безнең өчен дә, балаларыбыз өчен дә бик көтеп алынган сабый иде – өченче баланы бик теләдек, – дип язган Виктория.

Аның сүзләренә караганда, бала тапкан вакытта «үләргә мөмкин» кебек тоелса да, ул түзә. Хатын "барысын да яхшы эшләгән" табибларга рәхмәт белдерә. Операциядән соң аны реанимациягә күчерәләр.

"Алга таба безне реанимациягә күчерделәр. Анда минем белән балалары булган тагын өч хатын ятты. Мин шундый бәхетле идем, ватсап буенча шалтыраттым, балабызны иремә һәм балаларыма күрсәттем. Өлкән балалар карында чакта ук сабыйны яратты. Алар бик шатландылар һәм бу көнне Гагарин паркына юл тоттылар. Ә алга таба фаҗигале хәлләрдән соң без сабыйны югалттык", – дип дәвам итә хатын.

Ул 16 август көн вакыйгаларын җентекләп сурәтләргә теләмәвен әйтә. Виктория әйтүенчә, «бу аның гаиләсе өчен иң куркыныч һәм коточкыч көн булды».

- Фаҗигадән соң ирем белән бала табу йортында калырга туры килгән көннәрдә (чөнки мин дәвалана идем), булган бөтен нәрсәне дә күз алдыннан кичердек. Төне буе еладык, йокламадык. Ә соңыннан аңладык, кыска гына гомере эчендә сабыебыз безне якыннарыбызны тагын да ныграк кадерләргә һәм яратырга өйрәтте. Аны да, бер-беребезне дә, балаларыбызны да, гомумән, тормышны. Без ачу тотмыйбыз һәм барысын да гафу итәбез: бала табу йортын да, табибларны да, реанимациядә яткан бу акылы зәгыйфләнгән хатынны да, - ди Виктория.

Ул гаилә судка гариза язмаячак, дип белдерде, чөнки бер нәрсәне дә «явызлык белән җиңеп булмый». Хатын үзенең яңа туган баласының бер фотосурәтен эшләргә өлгергән һәм шуның белән бәхетле. Кичә, 18 августта, гаилә сабый белән хушлашкан, ә бүген Виктория һәм аның иренең туй көне. Хатын барыбер үзен өч бала анасы дип саный -"бары бер балам минем йөрәгемдә яши". Хәзер без сабыебыз хакына бик бәхетле яшәячәкбез", - дип тәмамлаган язмасын Виктория.

фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: