-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 август 2021, 10:54

"Мин мәктәпкә бомба куйдым..."

Мәктәпкә һөҗүм иткәннәрме?

Ульяновск өлкәсендә бер ир-егет полициягә шалтыратып, мәктәпкә шартлаткыч куюын белдергән. Ул үзенең янына бер сәгать эчендә элекке хатынын китерүне сораган. Аның сораганнары үтәлмәсә, ул мәктәпне шартлатачагын белдергән.

Шул вакытта мәктәпкә саперлар, кинологлар юл тоткан. Тикшерү барышында алар шартлаткычны тапмаган. Әмма мәктәпне эвакуацияләгәннәр һәм көн дәвамында аның янына бер кешене дә китермәгәннәр.

Бу вакытта хокук сакчылары шалтыратучыны ачыкларга тырышкан. Тикшерү нәтиҗәсендә 36 яшьлек ир тоткарланган. Ул үз гаебен таныган һәм бу гамәле белән аерылышкан хатынын кире үз янына кайтармакчы булуын әйткән.

Хәзер иргә карата җинаять эше ачылган.

Фото: topsweet.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: