+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 август 2021, 10:45

Илназ өйдә укыячак

Ток сугудан кулларын югалткан малайны дәваханәдән чыгарганнар.

Илназ өйдә укыячак
Илназ өйдә укыячак

Уфаның тән пешү үзәгендә ул 45 көн үткәрде. Искәртеп узабыз, бала 10 мең вольтлы ток сукканнан соң могҗиза белән исән калган иде. Бу хәл Туймазы районының Балтай авылында булды. Куркыныч конструкциягә балалар уйнаган туп эләккәннәр соң ул аны алмакчы булган. Илназның дуслары шәфкать туташын чакыргач, ул малайга беренче ярдәм күрсәтә.

Бүгеннән бала тормышында яңа этап башлана. 10 яшьлек Илназны герой буларак каршы алганнар. Уфаның тән пешү үзәгендә ике атна реанимация һәм бер ай реабилитация артта калды. Бүген аның күңеле күтәренке.

Малай күп операцияләр кичергән. Өч атнадан соң аңа протез үзәгендә яңа куллар ясый башлаячаклар. Дәваханәдә Илназ аяклары белән язарга, хәтта рәсем ясарга да өйрәнгән. Саннар һәм хәрефләр әлегә авыр бирелә, ди малай, рәсемнәр җиңелрәк.

1 сентябрьдә Илназ мәктәп линейкасында сыйныфташлары белән очрашмаячак, ул өйдә белем алачак. Улын әтисе укытачак, белгечлеге буенча ул - башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бу хәл өчен кем дә булса җавап бирерме-юкмы, әлегә моны тикшерүчеләр ачыклый. Тикшерү әле дә дәвам итә.

Фото: bashnews.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: