-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 август 2021, 12:15

Поезд юлында фаҗига

21 августта, иртәнге сәгать 4тә, Гафури районындагы «Белое Озеро» - «Дарьино» арасындагы тимер юл кичүендә коточкыч һәлакәт булган.

Поезд юлында фаҗига
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, йөк составы тимер юлга чыккан «Ford Focus» җиңел автомобилен бәрдергән. Билгеле булганча, анда кизү тору каралмаган булса да, кичү көйләнүле.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шул урында ике кеше һәлак булган.
 
«Ford Focus» салонында булган тагын ике кешене Стәрлетамак шәһәр хастаханәсендә илткәннәр, аларның хәле авыр дип бәяләнә.

Урында сигез берәмлек техника, 22 кеше эшли.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева