17 августта Смоленск өлкәсенең Темкинский районындагы Шелуков авылында яшь ярымлык сабый кыз чыгып китеп югала. Аны 20 августта өйләренннән 4 чакрым ераклыкта табалар.
22 айлык Люданы әнисе дүрт яшьлек апасы белән уйнарга чыгара. Өлкән кыз сеңлесен ташлап киткәч, Люда апасы артыннан чабып карый, тик өлгерми һәм югала. Әти-әнисе баланы таба алмый. Баланы өч тәүлек узгач кына коткаручылар таба. Хәзер сабыйның гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Баланы волонтерлар да эзли. Алар өйдән дүрт километр ераклыкка кадәр барып җитә. Өч тәүлек буена куе урманда адашып йөргән яшь ярымлык Люда табылгач, анасы аны күкрәгенә кыскан...
Фото: vesti.ru