+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 август 2021, 15:00

Бәхетле була күр, Ваня!

Стәрлетамактан 12 яшьлек Иван тормышына янә якты көннәр әйләнеп кайта кебек.

Бәхетле була күр, Ваня!
Бәхетле була күр, Ваня!
Лейкоз аркасында берничә атна реанимациядә булган малай акрынлап төзәлүгә бара һәм дәваханәдән өенә кайтарылган.

- Хәзер Ваня әнисе белән өйдә. Ул балалар йортына түгел, ә туган йортына әйләнеп кайтуына бик шат. Өйдә яхшы ремонт үткәрелгән, ә иң мөһиме, үз малаен бик ярата һәм аның өчен борчыла торган әнисе янында, - дип сөйли волонтер Регина Биргулиева.

Исегезгә төшерәбез, бу хакта агымдагы елның мартында язган идек. «Игелекле Салават күпере» оешмасы волонтерларына фатирда ремонт ясалмаган һәм баланың яшәү шартлары булмаган өчен улын балалар йортына алып киткән хатын мөрәҗәгать итә. Иреклеләр акча җыйган һәм фатирны ремонтлаган, тик малайда лейкоз авыруы табыла һәм аңа озак кына дәваланырга туры килә.

Хәзер генә ул үз йортына әйләнеп кайта алган.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: