+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 август 2021, 11:50

"Балам белән бергә мине дә үтерделәр..."

Стәрлетамак бала тудыру йортында нарасыен югалткан Виктория үзәк өзгеч пост язган.

"Балам белән бергә мине дә үтерделәр..."
"Балам белән бергә мине дә үтерделәр..."
 34 яшьлек хатын үзенең һәм гаиләсенең әлеге фаҗигане ничек авыр кичерүе турында язган. Социаль челтәрләрдә ул яңа пост бастырган, анда иртән уяну һәм бу хәлнең куркыныч төш булмавын аңлау ничек авыр булуы турында сөйләгән. Хәзер Виктория үзен балалары өчен кулда тотарга тырыша, тик бу һәрвакытта да мөмкин түгел.

— Бу беркая да китми, моның белән гомер буе яшәргә кирәк. Балам белән бергә мине үтерделәр, мин беркайчан да элекке кебек булмаячакмын. Баламны, кечкенә энебезне югалттык. Хәзерге вакытта балаларымның эчендә ниләр булганын күз алдына да китерә алмыйм, алар бөтен дөреслекне белә, - дигән ханым.

Виктория битараф булмаган кешеләргә рәхмәт әйтә, шулай ук 40 көннән соң хәл бераз җиңелрәк булыр, дигән ышаныч белдерә.
 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: