+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 август 2021, 09:05

Өч бала ятим калган...

Әти-әниле килеш.

Өч бала ятим калган...
Өч бала ятим калган...
Салават районара суды районның Әлкә авылыннан күпбалалы ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итте.

Суд балаларның ата-аналары аларны тәрбияләү белән шөгыльләнми, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бармый, йорт-җир төзекләндерү белән шөгыльләнми, тәртипсез яшәү рәвеше алып бара, спиртлы эчемлекләр куллана, дип билгеләгән.

Тәртипсез ата-аналар балигъ булмаганнарны карап тоту, тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган инде.

Балалар апрельдән Еланлы авылы приютында яши. Бу вакыт эчендә әти-әнисе алар янына бер тапкыр да килми, аларның тормышы, сәламәтлеге белән кызыксынмый, матди яктан булышмыйлар.

Суд барышында гаиләдәге ике өлкән бала фикере игътибарга алынды, алар опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләренең ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы дәгъвасын хуплады.

Суд опека таләпләре законлы һәм нигезле һәм канәгатьләндерелергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгән.

Гамәлдәге закон нигезендә, ата-ана яшәү рәвешен һәм балаларын тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәртсә, хокукларын тергезү өчен судка мөрәҗәгать итә ала, диелә суд материалында.

Фото: vp43.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: