+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 август 2021, 10:10

Ике бала янган

Аларның берсе үлгән...

Ике бала янган
Ике бала янган
Хәйбулла районының Акъяр авылында мичкә шартлау нәтиҗәсендә балалар януы факты буенча, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган яки үлеменә китергән ваемсызлык өчен җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 17 августта көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Акъяр авылындагы гаражда янгын сүндергән вакытта аннан металл мичкә чыгарган. Әмма янгынны сүндергәч, коткаручылар ниндидер сәбәп аркасында аны караучысыз калдырганнар.

Мичкәне ике бала тапкан һәм аңа ут төрткән. Мичкә шартлаган һәм балалар пешкән. Аларның берсенең тәненең 90 проценты янган. Ул дәваханәдә үлгән. Мичкәдә карбид булган.
 
Кем гаепле моңа? Мичкәне калдырган хезмәткәрләрме, балаларны караучысыз калдырган өлкәннәрме?

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: