+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 август 2021, 12:05

Ковид-госпитальдән качарга маташкан

Нефтекамада пациент, шәһәр дәваханәсе базасында оештырылган ковид-госпитальнең икенче кат тәрәзәсеннән сикереп, качарга маташкан.

Ковид-госпитальдән качарга маташкан
Ковид-госпитальдән качарга маташкан

Качарга теләгән ирне табиблар тоткарлый һәм кире бора. Бу хәлнең видеосын төшереп, социаль челтәрләрдә очраклы шаһит бастырган.

Язма кадрларында авыруның кәрниздән бина янында калдырылган прицепка сикереп төшүе күренә. Бу вакытта аны чумага каршы киемнәрдәге табиблар туктата. Алар ирне төшереп, аны ашыгыч ярдәм машинасына урнаштыралар.

Норматив документлар нигезендә пациент гариза бирү тәртибендә үзизоляциягә китәргә һәм, аеруча куркыныч инфекция таралу чыганагы булмаса, өйдә дәваланырга хокуклы. Әмма пациент өенә үз белдеге белән икенче кат тәрәзәсе аша китәргә карар кыла. Пациент зыян күрмәгән.

Дәваханә персоналы ир-атны ковид-госпитальгә кире кайтарган, ул анда дәвалануны дәвам итәчәк.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: