+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 август 2021, 05:55

Мошенниклар аркасында кулсыз калган

Ятим кызның күргәннәре моның белән генә бетми...

"Дорогие мои старики" хәйрия оешмасы волонтерлары бер коточкыч хәл турында сөйләде.

Аларга ярдәм сорап Уфадан 200 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә авылда яшәүче ханым мөрәҗәгать иткән.

Аня (исеме үзгәртелде) 15 яшьтә үк ятим кала. Аңа мирас булып кечкенә генә иске йорт калган. Тик якыннарының һәм туганнарының ярдәменнән башка яшь кыз мошенниклар корбаны була. Алдау юлы белән аны бердәнбер торак мәйданы булган йортыннан кышын урамга куып чыгаралар. Урамда нык салкын булу сәбәпле, кыз туңа.

Табиблар тырышлыгы белән генә исән кала, әмма уң кул чугыннан һәм аяк бармакларыннан яза.

Әмма Аня күңелен төшерми, инвалидлыкка белешмә җыя башлый. Әмма бу эш шулкадәр озакка сузыла ки, аңа бердәнбер торагын сатарга һәм бурычларын түләргә туры килә.

Хәзер ул мич ягып җылытылган өйдә яши. Аня барысын да үзе башкара: бакча үстерә, үзе һәм йорты турында кайгырта. Тик пенсиясе җитми – күп өлеше әҗәт түләргә китә, ә кечкенә генә авылда инвалидка эш табу кыен. Хәзер Аняны бары тик кыш кына куркыта, чөнки аңа утын сатып алу бик җиңел түгел. Бәхеткә, аңа утын сатып алырга волонтерлар булыша...

Мошенникларга ышанмагыз, дип кене-төне тукып торабыз да соң... 

Фото: bashnews.ru

Мошенниклар аркасында кулсыз калган
Мошенниклар аркасында кулсыз калган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: