+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 Августа 2021, 05:54

"Балам исерек водитель аркасында инвалид булып калды..."

Интернет челтәрендә 35 яшьлек хатын-кыз җан тетрәткеч язма бастырган.

"Балам исерек водитель аркасында инвалид булып калды...""Балам исерек водитель аркасында инвалид булып калды..."
"Балам исерек водитель аркасында инвалид булып калды..."
"5 ел элек Сочига ял итәргә барганда коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә очрадык. Машинада ирем һәм ике балам бар иде. Барыбыз да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алдык.

Кызганычка каршы, 4 яшьлек баламның умыртка баганасы сынды һәм ул гомерлеккә инвалид булып калды. Ә кем аркасында ул инвалид булып калды? Безгә бәрелгән машина аркасында. Җитмәсә, водителе исерек тә булган.

Менә уйлап карагыз, исерек водительне 6 елга төрмәгә утырттылар, ә минем балам гомерлеккә инвалид булып калды. Кая монда гаделлек!?

Балам әлеге вакытта ни булганын аңлап та бетерми. Көн дә диярлек миннән сорый: "Ни өчен мин йөри алмыйм", - ди. Ә мин аңлатып бирә алмыйм.

Ходай сабырлык бирсен иде", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас